балалар бакчасында туган телг йрт методикасыны практик бурычлары
Балалар бакчасында башка милләт балаларына татар телен өйрәтүдә яңа педагогик технологияләр куллану
Ищем педагогов в команду «Инфоурок»
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №32 «Сказка» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Тема: «Балалар бакчасында башка милл әт балаларына
татар телен ө йр ә т ү д ә я ңа педагогик технологияләр куллану »
Воспитатель по обучению русскоязычных детей татарскому языку
Мухаметзянова Гульнара Фаритовна
I квалификационная категория
“ Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан
башка заман өчен укытыгыз,
чөнки алар сезнең заманыгыздан
башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе.
Информацион технологияләрне куллану формалары:
1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2.Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара.
2012нче елда районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән. Бу комплектлар балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, шул телләрдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм безнең өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала.
Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.
Татар теле укыту методик комплекты эшчәнлекләрдә куллану өчен яңа программа, тематик план, календарь-көндәлек план, эш дәфтәре (балалар өчен), аудиоматериал, мультипликацион сюжетлар, күрсәтмә, таратма материал, диагностика чыгарды.
Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була: беренчеләре ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, икенчеләре укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була.
Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Әмма бу сюжетлар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам.
Анимацион сюжетларны, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшемдә кулланам. Мәсәлән, өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында укучылардан диалог төзетү, яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп, әсәрне уйнап күрсәтү.
Балалар бакчасында соңгы вакытта презентацияләр киң кулланыш ала.
Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.
Эшчәнлек барышында техник чаралардан- телевизор, DVD куллану да дәрескә жанлылык кертә.Телеведениенең ТНВ каналылында «Әкият дөньясында»тапшыруын видеога яздырып, кирәк вакытта дәресләрдә кулланырга мөмкин. (“Уенчыклар” темасын үткәндә “Тартмада нәрсә бар уенын карап программадагы балалар белән сүзләрне кабатлау Һ.б.к.)
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – әсәрләрне сәхнәлештерү,сәхнәлештерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр. (“Өч кыз”, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Акбай”әкиятләрен сәхнәләштерү.)
Татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра. (Шома бас”, “Танцы народов поволжья”, “Балалар өчен җырлар”)
Инновацион технология формаларының берсе интеграль эшчәнлек булып тора. Интеграль эшчәнлек барышында тәрбияче төрле мәдәниятларны чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алалар. (“Сөйләм телне” үстерү” – татар шагырьләренең әсәрләрен уку, “Математика” – төсләр, саннар, форма татарча әйтү, “Рәсем”, “Әвәләү”, “Ябыштыру” – татар халык киемнәрен атау, төс, форма, савыт-саба атамалары һ.б.к.)
Балалар бакчасы шартлары миңа башка милләт балаларына татар теле өйрәтүдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинет компьютер, мультимедиа, проектор, магнитофон белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә.
Заман таләбе буенча, балаларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле өйрәнү эшчәнлегендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, баланың шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле эшчәнлекнең үзара бәйләнешен булдыру, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү эшчәнлекнең эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.
Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.
Балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк.
Бүгенге балаларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.
Презентация на тему «Балалар бакчасында туган телгэ ойрэту»
Ищем педагогов в команду «Инфоурок»
Описание презентации по отдельным слайдам:
Таусты Байлар балалар бакчасында туган телгә өйрәтү Тәрбиячеләр: Сафина Э.И. Сафина В.Ф.
Эчтәлек 4 Максат һәм бурычлар 1 2 3 Эш юнәлешләре Туган телгә өйрәтү буенча методик кулланмалар Үткәрелгән чаралар
Эшнең максаты һәм бурычы Бурычлар: Милли тәрбия бирү, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү. халык тарихын өйрәнү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирү. аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру. Максат: балаларны туган телгә өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү
Эш юнәлешләре балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү; халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру; әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру; туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү; төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу; милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу; халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
Җыр-биюле уен “Калач” “Йомры икмәк” әкияте
Язучыларның, шагыйрьләрнең атналыкларын үткәрү
Туган якны өйрәнәбез
Халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Курс профессиональной переподготовки
Воспитание детей дошкольного возраста
Курс повышения квалификации
Дистанционное обучение как современный формат преподавания
Курс повышения квалификации
Деятельность классного руководителя по реализации программы воспитания в образовательной организации
Номер материала: ДБ-1388472
Международная дистанционная олимпиада Осень 2021
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Безлимитный доступ к занятиям с онлайн-репетиторами
Выгоднее, чем оплачивать каждое занятие отдельно
В школе в Пермском крае произошла стрельба
Время чтения: 1 минута
День преподавателя высшей школы будет отмечаться 19 ноября
Время чтения: 1 минута
В Москве разработают дизайн-код для школ и детсадов
Время чтения: 1 минута
Роспотребнадзор продлил действие санитарных правил для школ
Время чтения: 1 минута
Кабмин утвердил список вузов, в которых можно получить второе высшее образование бесплатно
Время чтения: 2 минуты
В Минобрнауки разрешили вузам продолжить удаленную работу после 7 ноября
Время чтения: 1 минута
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Св-во о регистр.СМИ:ЭЛ№ФС77-57998 от 28.04.2014 Учред:АО«Татмедиа» Гл.ред:ТаишеваС.Н.Тел.ред:(843)222-06-09Адрес:г.Казань,ул.Декабристов,д.2 Эл.адрес:magarif@bk.ru
Балалар бакчасында традицион булмаган рәсем техникасы һәм аларның мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә роле
Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Рәсем мәктәпкәчә белем бирү системасында зур әһәмияткә ия. Рәсем ясау барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күзәтүчәнлек, эстетик тәрбия, сәнгать тәме, иҗади сәләт формалаша. Рәсем ясау процессында традицион булмаган техника аерым урын алып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсемнәрен анализлап, рәсем ясау күнекмәләрен җиңеләйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки күп кенә өлкән кешеләр дә нинди дә булса предметны сурәтли алмаска мөмкин. Традицион булмаган техника белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларының рәсем ясау белән кызыксынуын күпкә арттырырга мөмкин. Дөньяда традицион булмаган техникалар бик күп, алар балаларга теләгән нәтиҗәгә тиз арада ирешергә мөмкинлек бирә.
Традицион булмаган рәсем ясау техникасы материалларның һәм инструментларның гадәти булмаган бердәмлеген күрсәтә. Һичшиксез, мондый техникаларның плюсы – аларны куллану универсальлеге. Аларны үтәү ысулы өлкәннәргә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да кызыклы һәм аңлаешлы. Нәкъ менә шуңа күрә традицион булмаган технологияләр балалар өчен бик кызыклы, чөнки алар үзләренең фантазияләрен, теләкләрен һәм үз-үзләрен күрсәтү сәләтен ачалар.
Традицион булмаган рәсем ясау процессында бала төрле яклап үсә. Әлеге техниканы кулланып дәресләр үткәрү:
– балаларның үз көчеләренә ышаныч арттыра;
– иҗади фикерләү формалаштыра;
– балаларны иҗади эзләнүләргә һәм карарларга этәрә;
– төрле материаллар белән таныштыра;
– композиция, ритм, төсне кабул итү, форма һәм күләмлелек хисен үстерә.
Кече мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән түбәндәге традицион булмаган рәсем техникасын кулланырга киңәш ителә:
– бармаклар белән рәсем ясау;
– бәрәңге мөһерләре белән оттискка ясау;
– куллар белән рәсем ясау.
Урта мәктәпкәчә яшьтәге балаларны катлаулы техникалар белән таныштырырга мөмкин:
– каты ярымсоры пумала;
– яфраклардан ясалган рәсемнәр;
– мамык таякчыклары белән рәсем ясау;
Ә мәктәпкәчә яшьтәге өлкән балалар тагын да авыррак ысулларны һәм техниканы үзләштерә:
– сабын куыклары белән рәсем ясау;
– кәгазь белән рәсем ясау;
– трафарет буенча мөһер;
Чебен гөмбәсе – хайваннар өчен дару
(Икенче кечкенәләр төркемендә традицион булмаган рәсем ясау техникаларын кулланып рәсем ясау эшчәнлеге буенча шөгыль)
Максат: балаларның, традицион булмаган рәсем ясау техникаларын кулланып, чебен гөмбәсе ясый белүен формалаштыру.
– бирелгән контурга пумала ярдәмендә нокталарны, төрткеләрне ясарга өйрәтү;
– кул чуклары белән ышанычлы хәрәкәтләр ясарга өйрәтү.
– табигатькә кызыксыну тәрбияләү.
Материаллар: чебен гөмбәсе рәсеме, ак төстәге бармак буяулары, салфеткалар.
Алдан эш: гөмбәләр иллюстрацияләрен, гөмбәләр турында табышмаклар һәм шигырьләр карау, балалар белән гөмбәләр турында әңгәмәләр.
Тәрбияче (табышмак әйтә).
Бу гөмбә урманда үсә,
Аны авызыңа каба күрмә!
Ул бөтенләй татлы түгел,
Эшләпәсе төртекле – бел,
Кызыл помидор кебек,
Яраксыз … (чебен гөмбәсе).
Тәрбияче (чебен гөмбәсе рәсемен күрсәтә). Ә сез беләсезме, бу нинди гөмбә?”
Балалар. Чебен гөмбәсе.
Тәрбияче. Дөрес. Бу – чебен гөмбәсе. Ул шундый матур, әмма аны ашарга ярамый. Чөнки ул агулы, аны капсагыз агуланырга мөмкинсез! Ул хайваннар өчен генә файдалы. Шуңа күрә урманда чебен гөмбәсен очратсагыз, аңа кагылмагыз.
Әй, нәниләр, нәниләр, (балалар бер рәткә тезеләләр)
Ардык без дип әйтмиләр. (чүгәләп утыралар, әкрен генә торалар)
Аякларын күтәреп, (йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Матур итеп атлыйлар. (атлап баралар)
Хәзер барабыз артка, (артка таба йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Егылмыйча, син атла.
Бер, ике, бер, ике! (алга таба киләләр)
Егылмыйча син атла.
Тәрбияче. Балалар! Безнең балалар бакчасына кунакка дип куян йөгереп килгән.
Куян. Бәла! Бәла! Балалар, ярдәм итегез, поши авырды, ә урманда бер генә чебен гөмбәсе дә калмады.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, сезнең белән чебен гөмбәсе ясыйк, хайваннарга булышыйк. (Тәрбияче алдан ясалган гөмбә, буяулар һәм салфеткалар тарата.)
Тәрбияче. Балалар, бу чебен гөмбәсендә ни җитми? Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Дөрес, ак таплар җитми. Әйдәгез, без аларны ясыйбыз! Бармагыгызны буяуга тыгыгыз һәм тапларны гөмбәнең эшләпәсенә куегыз, бармакларны салфетка белән юарга онытмагыз!
Куян. Афәрин, балалар! Нинди матур чебен гөмбәләре килеп чыкты, хәзер без пошины дәвалыйбыз! (Балалар үз рәсемнәрен куянга бүләк итәләр.)
Конспект «Балалар бакчасында вак моториканы үстерү өчен уеннар куллану»
Ищем педагогов в команду «Инфоурок»
Тема: “Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендәвак маториканы үстерү өчен уеннар куллану”
Уеннар, тәрбиячарасыбуларак, баланыңшәхесбулыпформалашуыназурйогынтыясый, психик үсешенәярдәмитә. Алайгына да түгел, аларнәниләрдәдуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклеккебексыйфатлар да тәрбияли. Уеннарярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, ныкихтыярлыбулыпүсә. Уенвакытындабалаларныңиҗатмөмкинлекләреачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештырусәләтләреүсә.
Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уенвакытындаһәрбаланыңнәрсәгәсәләтлебулуын, аныңоештырумөмкинлекләреняхшыраккүрә ала, холкын, гадәтләренкүбрәкаңлый. Уенярдәмендәоялчан, үзэченәбикләнгәнбалаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагытекстка, җыргакушылып, аныңкагыйдәләренүтәп, йәбулмасаниндидер роль башкарып бала үзкөченәышанырга, эшләгәнэшенәбәябирергәөйрәнә, андабашкаларныңхәленәкерәбелү, ярдәмләшү, игътибарлылыккебекматурсыйфатлартәрбияләнә.
Максат: 1) Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыру;
2) уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
3) уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.
Бурычлар: Уеннарның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү.
Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.
Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.
1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.
2 нче уен. Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү.
Төсле катыргыдан (төсле картон) төрле формалар кисегез: квадрат, өчпочмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк, озынча. Әкиятнең сюжетын үзебез уйлап чыгарабыз. Мәсәлән:
«Беркөнне керпе урманга сәяхәткә чыгарга уйлаган. (Ярымтүгәрәккә бала белән кыстыргычларны беркетеп, керпе ясыйбыз).
Урманда бик күп төрле агачлар булган: чыршы, каен, имән һәм башкалар.(Яшел өчпочмакларга кыстыргычларны беркетәбез).
Күктә кояш яктырткан. (Сары түгәрәккә сары кыстыргычларны беркетәбез).
Керпе үлән буйлап йөгереп (яшел турыпочмакка кыстыргычларны беркетәбез) бер чәчәк янына килеп җиткән (кызыл түгәрәккә кызыл һәм яшел кыстыргычларны беркетеп, чәчәк ясыйбыз).
-Кызыл, матур, хушисле.
Шулчәчәккә бал корты очыпкунган.
“Без-без” килә бал корты,
Умарта – аныңйорты.
Чәчәкләргә куна ул,
Ашарга бал җыя ул. (А.Аюповадан)
— Бал корты җыйганбалын кая илтә?
Менә күктә болыт килеп чыккан
-Ул кояшның уң ягындамы әллә сул ягындамы?
Шул арада буран көчәйгән һәм күк йөзен караңгы калын болыт каплап алган. Яңгыр ява башлаган. (Зәңгәр озынчага яңгыр “тамчылары” беркетәбез).
-Безнең дусларыбызга нәрсә эшләргә инде?-
— Аларга яңгырдан качарга кирәк.
Аларның алларында ике чыршы торган: берсе зур, икенчесе кечкенә. Бал корты кечкенә чыршы астына кергән, керпе зур чыршы астына кереп качкан. (Бала аларны үзе яшерсен).Яңгыр тәмамлангач (болытны алып куегыз),керпе белән бал корты чыршылар астыннан чыкканнар.”
Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр.
Карандаш (каләм) беләнуеннар .
Безнең кулларда көч!
1. «Үтүклибез». Юан карандашны алып, өстәлгә куегыз. Баштан бер кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән тәгәрәтегез.
2. «Ут кабызабыз». Карандашны уч төпләрегез арасына куеп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз тәгәрәтегез. Соңыннан бу күнегүне ике карандаш белән берьюлы ясап карагыз.
3. «Качышлы уйныйбыз». Кыска карандашны йодрык эченә салып яшерегез. Аннары икенче кулыгызга күчерегез.
4. “Шуабыз”. Озын карандашны рәсем ясаганда тоткан шикелле тотыгыз. Бармаларыгызны кысыгыз һәм карандаш буенча аска – өскә шуыгыз.
5. “Карандашнытибрәтәбез”. Карандашныикебармакарасынакыстырыптибрәтегез.
Башка бармак уеннары кебек үк, манный ярмасы белән уйнау да сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.
Манный ярмасынзуртабагатигезитепсалыгыз. Төслетабабулсатагын да яхшырак. Баштан ярма белән “исәнләшәбез”:
• Бармаклар “исәнләшәләр”. Баланың бармаклары чиратлашып ярмага кагылсын.
• Куллар “исәнләшәләр”.
• Йодрыклар “исәнләшәләр”. Сабый ярманы йодрыгы эченә салсын, аннары әкрен генә бушатсын.
• Куллар “сөенәләр”. Бала ярманы бармаклары белән усын (аш тозлагандай), аннары ике кулы белән усын.
• Бала ярманы бүрәнкә (воронка) аша чыгарып карасын.
Шулай ук манный ярмасында бармак белән рәсемнәр дә ясарга була.
Төймә белән уеннар.
Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.
1) Балага зуррак төймәле кофта кидерегез. Түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, аның кулын беренче төймәгә тидерегез:
Бигрәк матур төймә бу!
Әйдәле тотып карыйк.
Аннары баланың кулын кабат беренче, аннары икенче (өченче, дүртенче) төймәгә тидерә-тидерә сөйләвегезне дәвам итегез:
Бер төймә, тагын төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Бер төймә, ике төймә,
Әйдә, бергәләп саныйк.
Ике төймә, өч төймә,
Әйдә, аларны саныйк! (К.Закировадан)
2) Бу уен өчен күп төймәләр кирәк.Алар төрле зурлыкта һәм төрле формада булсын. Төймәләрне борынга, авызга, колакка кертергә ярамый дип баланы алдан кисәтеп куегыз. Тартмадан төймәләрне өстәлгә бушатыгыз да, шулар арасыннан:
— иң зурысын эзләгез,
— иң кечкенәсен эзләгез,
— өчпочмак формасында булганын эзләгез,
— шакмак формасында булганын эзләгез,
— дүрт тишеклесен эзләгез,
— иң зур кызылын эзләгез.
Ата-аналар белән психологик әңгәмә.
Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга булла, башкалабыз Казанда үткән Унивирсиада турында сөйләсәгез, уйнасагыз балагызның уйлау-фикерләү дәрәҗәсе тагы да артыр.
• Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.
• Калакларны санасын, аларны сөйләштереп бер-берсе янына кунака йөртсен.
• Савыт-сабаларны төс, зурлык буенча аерырга өйрәнсен.
• Берничә пластик шешәнең капкачларын алып бутагыз, ә бала шешәләргә туры килгән капкачларны табып борып куйсын.
• Төрле зурлыктагы макароннарны бер савытка салыгыз һәм сабый алдына 2 тәлинкә куегыз. Бала зур макароннарны зур тәлинкәгә, кечкенәләрен кечкенә тәлинкәгә салсын.
• Фасоль, борчак, макаронны җамаякта болгатыгыз. Сабый аларны өч савытка аерып салсын.
• Карабодай, дөге яисә тары ялмасын кәстрүлгә салыгыз һәм шунда берничә вак уенчык яшерегез. Бала уеныкларны табып алсын.
• Кечкенә капчык эченә алма, калак, кәтүк, шакмак, иске кул сәгате, ачкыч кебек әйберләр салыгыз. Бала капчык эчен кулы белән капшап, сез кушкан әйберне тартып чыгарсын. Ә сөйләшә белә торган бала, әйберне тартып чыгарганда, аның нәрсә икәнен әйтсен.
• Түбәндәге рәсемнәрне принтер аша чыгарып, аларга фасоль, борчак яисә берәр төрле чикләвек тезегез.
Менә аш бүлмәсендә күпме уеннар уйнарга була! Тик вак әйберләр белән эш иткәндә сак булыгыз: бала аларны авызына, борынына, колагына тыга күрмәсен.




















